Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга кушты

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бер хуҗалыгында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде. Бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте т...

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бер хуҗалыгында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде. Бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте түбәнрәк булыр дип көтелә.
Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга кушты
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«ТР Президенты «Татарстанда кыр көне-2019» күргәзмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына республикадагы бер хуҗалыкта тест режимында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде», - диде Галимова.
Ул искәртеп узганча, яңа техника Рөстәм Миңнехановка экспозиция белән танышу барышында тәкъдим ителгән. Презентациядә әйтелгәнчә, бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте, гадәти комбайннарны куллануга караганда, өч мәртәбә арзанрак булачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында ачылган «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189118/

Комментарийлар