Логотип «Мәйдан» журналы

Милли китапханәдә «XX гасырның 100 татар җыры» проекты җырларын тыңлап булачак

15 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «XX гасырның 100 татар җыры» проектын башлап җибәргән музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов җырларның архив һәм винил вариантын т...

15 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «XX гасырның 100 татар җыры» проектын башлап җибәргән музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов җырларның архив һәм винил вариантын тыңлатачак.
«Проектта татар милли музыкасында йөз ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп була. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынды. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу, эфирга чыгу вакыты, шул чорга мөнәсәбәте булуы каралды. Җырларның архив һәм винил версияләрен тыңлап карарбыз — шуннан соң сезнең татар эстрадасына карашыгыз үзгәрер», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәдиф Кашапов.
Аның сүзләренчә, XX гасыр — татар музыкасы сәхнәгә чыккан һәм халыкка таралуның яңа юлларын тапкан чор. «Йөз ел дәвамында ул баеган, үзгәргән, төрле йогынтыларга эләккән, юлда нәрсәнедер югалтып, ниндидер яңа әйберләрне үзенә алган», — диде ул.
Чарада катнашыр өчен шушы сылтамадан теркәлү үтәргә кирәк.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/10-01-2022/milli-kitaphan-d-xx-gasyrny-100-tatar-yry-proekty-yrlaryn-ty-lap-bulachak-5846845

Комментарийлар