Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очрады. Һәлак булучыларның исемлеге билгеле булды (ВИДЕО)

Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС.АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан кичә очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.Самолет очып китү белән үк...

Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС.
1
АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан кичә очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.
Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы, шуларның өчесе 17, 13 һәм 5 яшьлек балалар булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бортта ике Швейцария һәм Азәрбайҗан гражданы да булган.
Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә ачкан.

Самолеттагы 60 тан артык пассажир Оренбург өлкәсе кешеләре. Һәлак булучыларның исемлеге:


 
1. Анохин Виктор
2. Анохина Зоя
3. Дмитриенко Юлия
4. Гахрамов Намиг
5. Карпушкин Анатолий
6. Карпушкина Татьяна
7. Киселёва Екатерина
8. Клаев Юрий
9. Колодезный Анатолий
10. Коротков Евгений
11. Ковчуга Людмила Сергеевна
12. Леонова Ольга
13. Леванов Евгений (ребенок)
14. Леванов Евгений (1979 г.р.)
15. Сергошко Александ
16. Севоян Варсик
17. Синицана Татьяна
18. Ведякина Мария
19. Акназаров Тамерлан Турибекович
20. Александров Илья
21. Алексеенкот Крискентия Николавна
22. Бойкова Екатерина Михайловна
23. Булатова Лилия
24. Ведиборенко Илья Владимирович
25. Гауссб Альфия Акзамовна
26. Грачёв Алексей Евгеньевич
27. Дришова Ирина
28. Громов Игорь
29. Давыдова Елена Васильева
30. Долбин Виктор
31. Драгина Маргарита
32. Иванов Вячеслав Анатольевич
33. Ильинов Евгений
34. Калашник Марина Александровна
35. Кармалеев Борис Александрович
36. Козупицкая Антонина Ивановна
37. Красова Надежда (ребенок)
38. Красова Оксана
39. Пурепов Олег
40. Мачнева Светлана
41. Мещерякова Наталья
42. Момзикова Кристина
43. Назаров Максим
44. Насырова Екатерина Павлован
45. Никитенкова Галина
46. Никитченко Алексей
47. Николаенко Любовь
48. Нормантович Александр
49. Нормантович Владимир
50. Панченко Сергей
51. Полетав Илья Сергеевич (ребенок)
52. Радчук Инна Евгеньевна
53. Ремарчук Владимир
54. Сон Ульяна
55. Ставский Илья
56. Толкачёв Вячеслав
57. Толкачёв Иван Владимирович
58. Толкачёва Любовь
59. Толмасова Дарья
60. Тулькубаев Фиргат Ринатович
61. Уразавева Марина
62. Усачев Владимир Павлович
63. Хохлова Ольга Анатольевна
64. Цигичко Ольга
65. Ямаев Юрий
Экипаж әгъзалары:
1. Губанов Валений Иванович
2. Гамбарьян Сергей Арсенович
3. Славинская Анастасия Владимировна
4. Коваль Виктория Олеговна
5. Гаврилов Сергей Владимирович
6. Кузьмин Олег Владимирович
Бүген, 12 февральдә Оренбург өлкәсендә траур игълан ителгән.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=1&v=wH8uwmIUMiE[/embed]

Комментарийлар