Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте. 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура норма...

Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте.
 
23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза "Интерфакс”.
Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаганча, якындагы өч көндә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кар явачак.
22 февральдә төнлә һава температурасы 12 – 17 градус, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 7-12 градус салкын булачак.
23 февральдә салкынайтачак. Шулай итеп, төнлә минималь һава температурасы 17-22 градус, аязганда 25 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез 11-16 градус салкын булыр, дип көтелә.
24 февральдә дә салкын булачак. Төнлә -18..-23 градус, ә аязганда -24..-29 градус булачак, көндез – 12 – 17 градус салкын.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар