Логотип «Мәйдан» журналы

"Мәскәү–Казан" тизйөрешле магистрале төзелешенә 90 млн сум акча бүлеп бирелде

Россия хакимияте "Мәскәү–Казан" тизйөрешле магистрале төзелешенә 90 млн сум акча бүлеп бирде. Бу хактагы карарны РФ премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.Магистраль участогы төзелеше 4 елга сузыл...

Россия хакимияте "Мәскәү–Казан" тизйөрешле магистрале төзелешенә 90 млн сум акча бүлеп бирде. Бу хактагы карарны РФ премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
Магистраль участогы төзелеше 4 елга сузылыр дип фаразлана. Аның озынлыгы 770 км булачак, поездларның йөрү тизлеге сәгатенә 400 километрга җитәчәк. Трассада һәр 50-70 км саен тукталышлар ясалачак. Тизйөрешле магистраль аша Мәскәүдән Казанга бару вакыты 3,5 сәгатьне тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен, хәзерге вакытта 14 сәгать.
 
 

 

Комментарийлар