Логотип «Мәйдан» журналы

Мәйданлылар очрашуларда

«Мәйдан» журналын алга табан да укучылар арасында пропагандалау һәм подписка уздыру максатыннан, редакция коллективы республика районнарында, Башкортостан, Удмуртия өлкәләрендә, авыл-шәһәрләрдә төрле...

«Мәйдан» журналын алга табан да укучылар арасында пропагандалау һәм подписка уздыру максатыннан, редакция коллективы республика районнарында, Башкортостан, Удмуртия өлкәләрендә, авыл-шәһәрләрдә төрле очрашулар уздыра.

  • Ала­бу­га шә­һә­рен­дә «Мин сөй­лим анам те­лен­дә...» дип исем­лән­гән яшь­ләр фес­ти­ва­ле КФУ­ның Ала­бу­га фи­ли­а­лы һәм Ала­бу­га­ның 1нче та­тар гим­на­зи­я­сен­дә мас­тер-класс­лар һәм язу­чы­лар бе­лән фи­кер алы­шу­лар, ә «Ил­лю­зи­он» ки­но­те­ат­ры би­на­сын­да әдә­би му­зы­каль ки­чә фор­ма­тын­да үт­те. Ан­да Ка­зан­нан: Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге рә­и­се Да­нил Са­ли­хов, язу­чы-ша­гыйрь­ләр Ма­рат За­кир, Гөл­за­дә Бәй­рә­мо­ва, Фә­нил Гый­ла­җев, Яр Чал­лы­дан: Фа­кил Са­фин, Ай­рат Су­фи­я­нов, Си­рень Яку­по­ва кат­наш­ты.

  • Та­тарс­тан язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы Фә­нә­вис Дәү­ләт­ба­ев­ның Чал­лы шә­һәр үзәк ки­тап­ха­нә­сен­дә иҗат ки­чә­сеүтте.

  • Нур­лат шә­һә­ре Мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, жур­на­лис­ти­ка өл­кә­сен­дә Бәл­лүр ка­ләм ия­се Ил­дус Дин­да­ров­ның 70 яшь­лек юби­лей ча­ра­сы уз­ды.

  • Чал­лы­ның 52 нче мәк­тә­бен­дә Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­нын­нан чык­кан әдип­ләр бе­лән оч­ра­шу бул­ды.

  • Яңа Чиш­мә ра­йо­ны Ак­бү­ре мәк­тә­бен­дә язу­чы Ша­мил Шәй­дул­лин­ның 80 ел­лы­гы уңа­ен­нан уз­ган кон­фе­рен­ци­я­да Чал­лы язу­чы­ла­ры: Фа­кил Са­фин, Ай­дар Хә­лим, Рә­шит Бә­шәр, Әл­фия Сит­дый­ко­ва, Ли­лия Фәт­та­хо­ва чы­гыш яса­ды­лар.shamil-shejdullin

  • Дәү­ләт со­веты­ның мә­га­риф, мә­дә­ни­ят, фән һәм мил­ли мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча ко­ми­тет рә­и­се Ра­зил Вә­ли­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә, Мә­га­риф ми­нистр­лы­гы, Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы вә­кил­лә­ре Чал­лы­ның ике мә­га­риф оеш­ма­сын­да бул­ды­лар. Ми­нистр урын­ба­са­ры фи­ке­рен­чә, мил­ли мәк­тәп­ләр­нең бу­ры­чы – та­тар те­ле һәм әдә­би­я­тын укы­ту­ны ка­мил­ләш­те­рү һәм ата-ана­лар­ның нәкъ шул тел­не ту­ган тел итеп сай­лау­ла­ры­на ире­шү.

  • Ту­кай ра­йо­ны Яңа Бү­ләк авы­лын­да кү­ре­нек­ле әдип Фа­кил Са­фин бе­лән оч­раш­ты­лар. Әдә­би-му­зы­каль ки­чә Та­тарс­тан рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­за­на­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, җыр­чы-га­ли­мә Да­ния-Сиб­га­тул­ли­на-Нигъ­мәт­җа­но­ва җыр­ла­ры бе­лән үре­леп бар­ды.

  • Мен­де­ле­евск һәм Зәй шә­һәр­лә­ре­нең Үзәк ки­тап­ха­нә­сен­дә язу­чы Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва бе­лән оч­ра­шу­лар уз­ды. Ки­чә­гә ра­йон ки­тап­ха­нә­че­лә­ре, та­тар те­ле укы­ту­чы­ла­ры, әдә­би­ят сө­ю­че­ләр җы­ел­ган иде.

  • Чал­лы шә­һә­ре­нең 12нче сан­лы та­тар ки­тап­ха­нә­сен­дә «Ши­гырь язу кы­ен тү­гел, ша­гыйрь бу­луы кы­ен...» исем­ле оч­ра­шу үт­кә­рел­де. Бу ча­ра­да Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­ла­ры Рә­шит Бә­шәр, Рә­зи­нә Мө­хи­яр, ша­гый­рә, Си­рень Яку­по­ва, Марс Яһү­дин, Чал­лы пе­да­го­гия көл­ли­я­те, Чал­лы пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты сту­дент­ла­ры, ки­тап уку­чы­лар кат­наш­ты.

  • Кук­ма­ра ра­йо­ны Янил авы­лын­да «Ту­ган җир су­лы­шы» III рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция уз­ды. Кон­фе­рен­ци­я­гә Та­тарс­тан­ның 20 ра­йо­нын­нан кил­гән­нәр. Язу­чы Рә­шит Бә­шәр иң кы­зык­лы эш­ләр өчен дүрт ба­ла­га мах­сус пре­ми­я­ләр тап­шыр­ды.

  • Мөс­лим гим­на­зи­я­се ба­за­сын­да, ра­йон­да бе­рен­че мәр­тә­бә, мәк­тәп ба­ла­ла­ры һәм яшь­ләр ара­сын­да Фа­кил Са­фин исе­мен­дә­ге «СЕР­ЛЕ КА­ЛӘМ-2019» иҗат кон­кур­сы уз­ды­рыл­ды. Җи­ңү­че­ләр­гә төр­ле но­ми­на­ци­я­да дип­лом­нар тап­шы­рыл­ды.

  • Ак­та­ныш ра­йо­ны Кәз­кәй ка­дет мәк­тә­бен­дә кү­ре­нек­ле әдип Фа­кил Са­фин­ның го­мер бәй­рә­ме­нә ба­гыш­лан­ган ки­чә уз­ды. Шигъ­ри­ят бәй­рә­ме­ндә  язу­чы­лар Мө­хәм­мәт Мир­за, Фо­ат Сад­ри­ев, Мө­җә­һит Әх­мәт­җа­нов,  Ли­лия Сад­ри­е­ва катнашты.

  • Апас, Кай­быч, Буа Үзәк ки­тап­ха­нә­лә­рен­дә Су­ык­су, Күл-Чер­кен авыл­ла­рын­да, Са­ба­да, Ала­бу­га­да язу­чы Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва бе­лән әдә­би оч­ра­шу­лар уз­ды.

  • Чал­лы шә­һә­ре­нең 41 мәк­тәп уку­чы­ла­ры кү­ре­нек­ле язу­чы Фа­кил Са­фин һәм ша­гый­рә Әл­фия Сит­дый­ко­ва бе­лән оч­раш­ты­лар.

  • Мөс­лим­дә «У­ку­чы­лар­ның һәм укы­ту­чы­лар­ның VI рес­пуб­ли­ка­кү­ләм «Фо­ат Сад­ри­ев уку­ла­ры» фән­ни-прак­тик кон­фе­рен­ци­я­се» бул­ды. Ан­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­ла­ры Фо­ат Сад­ри­ев, Мө­җә­һит Әх­мәт­җа­нов, Фа­кил Са­фин, Әл­фия Сит­дый­ко­ва, Миң­зи­фа Әх­мәт­ши­на, КФУ Ала­бу­га инс­ти­ту­ты до­цен­ты Фә­ри­дә Га­би­дул­ли­на кат­наш­ты. Җи­ңү­че­ләр­гә һәм бар­лык кат­на­шу­чы­лар­га дип­лом­нар, бү­ләк­ләр, сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­рыл­ды.

  • Зәй шәһәренең «Энергетик» Мәдәният Сараенда күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Күренекле шәхесне туган җире зурлаганны күрү бәхетенә без дә ирештек. Күңелгә Хатыйп абый өчен горурлану хисләрен төяп, рухи яктан баеп кайттык. Шундый шәхесләре, аларның талантын зурлаучылар булганда, милләтебез, телебез яшәячәк. Хатыйп абыйга ныклы саулык, тигез тормышта сөенеп яшәвен теләп, киләсе очрашуларга кадәр хушлашу алдыннан истәлек фотога да төштек.

  • 21 май көнне Чаллы шәһәренең 19 гомуми урта белем бирү мәктәбендә мәктәп директор урынбасарлары киңәшмәсе узды. Киңәшмә алдыннан «Мәйдан» журналынның гомуми бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Резеда Гасыймова журналга һәм газетага яздыру буенча чыгыш ясадылар.20190521_140419

  • 22 май көнне Тукай районы Калмия авыл китапханәсендә шагыйрә, «Мәйдан» журналының гомуми бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова белән әдәби-музыкаль очрашу узды. Анда мәктәп укучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр кичәдә «Мәйдан» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы эшчәнлеге белән таныштылар.
    img-20190522-wa0003

Комментарийлар