Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгариф министрлыгы даими дистанцион укуны кертү турындагы мәгълүматны фейк дип атады

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таратыла торган мәгълүматны фейк дип атады. Анда Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгының кайнар линияләренә дистанц...



Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таратыла торган мәгълүматны фейк дип атады. Анда Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгының кайнар линияләренә дистанцион укытуның теләсә кайсы формасына каршы чыгып шалтыратырга чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.



0722


Таратыла торган мәгълүматта әйтүләренчә, ведомстволарның кайнар линияләренә шалтырату саны аз булганда, сентябрьдән Россиядә дистанцион укыту даими рәвештә кертеләчәк. Аерым алганда, тиешле закон кабул ителәчәк.




«Бу фейк мәгълүмат. Дистанцион укыту форматы эпидемиологик хәл аркасында мәҗбүри иде. Тик 1 сентябрьдән дистанцион укыту даими булачак дигән сүз юк. Укытучылар һәм укучылар арасындагы «җанлы» аралашуны берни дә алыштыра алмый. Әлеге мәгълүматка ышанмавыгызны һәм аны тарату белән шөгыльләнмәвегезне сорыйбыз. Яңа уку елы башына хәл яхшырыр, балалар янә парта артына утырыр дип ышанабыз. Уку 1 сентябрьдән традицион форматта башлана», - диделәр Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.




Моннан тыш, ведомствода 12 майдан аз комплектлы авыл мәктәпләре укучылары үз мәктәпләрендә гадәти режимда укый башлады, дип искәрттеләр. Балалар бакчалары да штат режимында эшли башлады.




Татарстанның калган укучылары әлегә укуларын дистанцион форматта дәвам итә. 1-8 сыйныф укучылары укуларын 23 майда, ә 9 — 11 сыйныф укучылары 30 майда төгәлләячәк.


Комментарийлар