Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгариф һәм фән министры педагогларны “икенчел” эштән бушатырга вәгъдә бирде

5 февраль көнне Биектауның 1нче мәктәбендә узган киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов педагогларны үз укучыларына күбрәк игътибарлы булырга чакырды. Ул укытучыларны икенчел эштән мөмкин к...

5 февраль көнне Биектауның 1нче мәктәбендә узган киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов педагогларны үз укучыларына күбрәк игътибарлы булырга чакырды. Ул укытучыларны икенчел эштән мөмкин кадәр күбрәк азат итәргә тырышачагын белдерде.
 
1211 Фото: архив/Рамиль Гали
“Беренчел эш – укучы һәм укытучы. Без барыбыз да укучылар белән шөгыльләнергә тиешбез. Без балаларны теләсә-нәрсәгә өйрәтергә тырышабыз, бары тик мәктәп программасына гына түгел”, – дип билгеләп үтте вице-премьер.
“Без әхлакый яктан бүгенге көн кебек начар яшәгәнебез юк иде. Әйдәгез, тормыш кыйммәтләрен кайтарыйк”, - диде министр.
“Бүген безнең укучылар хуҗасыз. Укытучы ни белән генә шөгыльләнми. Укучылар бездән мәгълүматлырак, алар артыннан җитешеп булмый. Укучылар белән шөгыльләнегез”, - диде ул.
Министр фикеренчә, универсаль укучыны аның белән укытучы шөгыльләнгәндә генә тәрбияләп була. “Ул кызыксынучан булачак, проблеманы хәл итүдә каян, нинди мәгълүмат алачагын беләчәк. Без аларны системага әзерләргә тиешбез”, - дип йомгаклады Борһанов.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар