Логотип «Мәйдан» журналы

Медведев Татарстанның «Идел буе Болгариясе» кластерына 331 млн сум акча бүлеп бирә

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең 22 субъектында туристлык кластерларын үстерүгә федераль бюжеттан акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Исемлеккә Татарстанның Спас районында т...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең 22 субъектында туристлык кластерларын үстерүгә федераль бюжеттан акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Исемлеккә Татарстанның Спас районында төзелә торган «Идел буе Болгариясе» кластеры да кергән.

Документ текстыннан күренгәнчә, акчалар «Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» Россия дәүләт программасы кысаларында бүленәчәк. Барлыгы 20 млрд сумга якын акча бүлү планлаштырыла. Субсидияләр бүлү нигезендә, Татарстан әлеге суммадан 2021 елда 331 млн сум алачак.
«Татарстан Республикасында «Идел буе Болгариясе» туристлык кластеры инфраструктурасын тәэмин итүче комплекс төзү», - диелгән акча бүлеп бирү өчен нигезләмәдә.
Финанслау исемлегенә Идел буеның башка туристлык үзәкләре дә кергән. Шул исәптән Башкортстаннан «Бөрьян» кластеры, «Чувашия — Идел йөрәге» Чуваш кластеры, Түбән Новгородның «Арзамас — Диви — Саров» кластеры һәм Оренбургның «Тозлы күлләр»кластеры бар.
Элегрәк Татарстан федераль бюджеттан Свияжск утрау-шәһәрендә туристлык кластерын үстерүгә 40 млн сумга якын акча алган иде. Акча туристлык автобуслары һәм автомашиналар өчен парковка төзүгә юнәлдерелгән.

Фото: https://ria.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180168/

Комментарийлар