Логотип «Мәйдан» журналы

Матур булыйм дисәң...

Иң яхшы битлек – кәбестә яфрагыннан...Кызлар битен сабый бала битедәй шома һәм алсу итә торган компресс кәбестә яфрагыннан ясала. Берничә кәбестә яфрагын кайнап торган су белән пешекләгәч алар йомшап...

Иң яхшы битлек – кәбестә яфрагыннан...

Кызлар битен сабый бала битедәй шома һәм алсу итә торган компресс кәбестә яфрагыннан ясала. Берничә кәбестә яфрагын кайнап торган су белән пешекләгәч алар йомшап китәр. Яфракларны үсемлек мае белән майлап, 20 минутка би­тегезгә, муеныгызга ябып, бәйләп торыгыз.
...Бәрәңгедән дә начар түгел
1-2 пешкән бәрәңгене яисә 1-2 кашык бәрәңге боткасын бераз сөт һәм йомырка сарысы кушып, төерчекләрен калдырмыйча төеп болгатыгыз. Үсемлек мае да салырга була. Шул ботканы җылы килеш битегезгә ягып, 15-20 минут тотыгыз һәм салкын су белән юып төшерегез. Көзгегә карасагыз – битегезнең күзгә күренеп шомаруын, сафлануын күрерсез. Мондый маска хәтта җыерчыкларны да бетерә.
 
"Кызыл таң" сайтыннан

Комментарийлар