Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Сафиуллин: Татарстанның Башкортстанга караганда милек салымы базасы зуррак

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Татарстанның Башкортстанга караганда территориясе һәм халкы азрак булса да, милек салымы базасы зуррак булуын әй...

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Татарстанның Башкортстанга караганда территориясе һәм халкы азрак булса да, милек салымы базасы зуррак булуын әйтте.
«Бүген Татарстан Идел буе федераль округында милек салымы базасы буенча иң көчле төбәк булып санала. Чагыштыру өчен, Башкортстанның территориясе дә, физик затлары саны да зуррак», — диде Марат Сафиуллин Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Республиканың салым хезмәте башлыгы сүзләре Татарстанда транспорт, җир, күчемсез милек салымы күрше төбәкләргә караганда күбрәк җыела дигәнне аңлата. Димәк, безнең республикада рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләре, йортлар, фатирлар, машиналар саны күбрәк, яисә алар кыйммәтрәк бәяләнә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең: «Бу күрсәткечләр республика халкы федераль округта иң бае дигәнне аңлатамы?» — дигән соравына, Марат Сафиуллин төгәл генә җавап бирә алмады.
«Татарстанлылар никадәр бай яшәгәнен Икътисад министрлыгы әйтә аладыр. Бездә салым түләүчеләр җаваплырак. Алар милекләрен терки. Рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлекләрен теркәү, милекне салым әйләнешенә кертү буенча без муниципаль берәмлекләр белән актив эшлибез. Без салым базасын активрак кулланабыз», — диде Марат Сафиуллин.
Татарстанның салым хезмәте башлыгы җир һәм күчемсез милек салымы муниципаль берәмлекләр бюджетын, ә транспорт салымы республика бюджетын тулыландыруын әйтте.
Алда хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2020 ел өчен физик затларга исәпләнгән милек салымы суммасы алдагы период белән чагыштырганда 4,5 процентка артып, 8,1 млрд сум тәшкил иткән.


Автор: Рифат Каюмов 


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/business/09-11-2021/marat-safiullin-tatarstanny-bashkortstanga-karaganda-milek-salymy-bazasy-zurrak-5842761

Комментарийлар