Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Җәббаров: 2020 елда Казан Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк

 Киләсе елда Казан Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк, ул әһәмиятле вакыйга булачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде....


 Киләсе елда Казан Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк, ул әһәмиятле вакыйга булачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде.


0126-2

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалы турында сөйләгәндә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу форумның республика башкаласында киләсе елның 6-9 февралендә узачагын һәм әһәмиятле вакыйга булачагын хәбәр итте. Министр сүзләренчә, Казан Россиянең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 250 авыл яшьләре вәкилен кабул итәчәк.


«Әлеге халыкара мәйданчык яшьләр көче белән авыл территорияләрен үстерү механизмнарын өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Марат Җәббаров.


Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, конгрессның төп максатларының берсе - яшьләрне авыл территорияләрен үстерү проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашуга җәлеп итү. Форумда катнашучылар «Авылда яшьләр эшкуарлыгы: трендлар, алымнар һәм уңыш серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне саклау һәм туризм: авыл территорияләре мәдәни үсеш драйверлары», «Мәгариф һәм лидерлык: уңышлы шәхесне үстерү өчен авыл җиренең уникаль мөмкинлекләре» профильле мәйданчыклары кысаларында үзләренең һөнәри компетенцияләре һәм күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрә алачак.


Шулай ук Марат Җәббаров яшь белгечләрнең авылда үз бизнесларын башлап җибәрү мөмкинлеге барлыгын, грант алу бәйгеләрендә катнашып, фермер хуҗалыклары булдырылуын искәртте (грант күләме 1,5 млн сумнан 5 млн сумга кадәр — Т-и иск.). Министр сүзләренчә, республикада өч ел эчендә 164 яшь белгеч «Яшь фермер» һәм «Агростартап» программалары буенча грантларга ия булды.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда бер ел эчендә 3 меңгә якын агросәнәгать комплексы хезмәткәре авылдан киткән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру буенча системалы эш алып барырга кирәклеген искәртте.


Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә Мәскәүдә узган аграр сәясәт мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышында да әлеге проблемага аерым игътибар бирергә чакырды.

 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар