Логотип «Мәйдан» журналы

«ЛитРес» сервисында татарча аудиокитапларны түләүсез тыңларга мөмкин

Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән «ЛитРес» сервисында түләүсез тыңларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Вене...

Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән «ЛитРес» сервисында түләүсез тыңларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте.
«40 татар аудиокитабын „ЛитРес“ сервисында бушлай тыңлау мөмкинлеге булды. Якын арада китапханә аудиокитаплар белән тагын да тулыланачак. Бу — нәшриятның „ЛитРес“ сервисы белән хезмәттәшлегенең чираттагы этабы, моңа кадәр мәйданчыкта электрон китаплар урнаштырылган иде», — ди ул.
Аудиокитапларны яздыру проекты ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Күренекле татар әдипләренең әсәрләрен аудиокитап итеп яздыруда Татарстанның танылган артистлары һәм дикторлары катнашты. Бүгенге көндә якынча 770 сәгать аудиокитап яздырылган.
 
https://tatar-inform.tatar/news/letters/18-12-2020/litres-servisynda-tatarcha-audiokitaplarny-t-l-sez-ty-larga-m-mkin-5793825

Комментарийлар