Логотип «Мәйдан» журналы

Ләйлә Фазлыева балалар, картлар йортларын коронавирус таралудан сакларга кушты

Балалар, картлар йортлары кебек социаль учреждениеләрдә коронавирус таралуга юл куярга ярамый. Бу нисбәттән даими контроль кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронави...



Балалар, картлар йортлары кебек социаль учреждениеләрдә коронавирус таралуга юл куярга ярамый. Бу нисбәттән даими контроль кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында әйтте.



fazl


«Бездә картлар, балалар йортлары, Раифа училищесы, төрле авырулары булган кешеләр, билгеле бер яшәү урыны булмаганнар яши торган учреждениеләр бар. Алар инфекция чыганагы булырга тиеш түгел, даими контрольдә тотылырга тиеш», — диде вице-премьер.




Ләйлә Фазлыева интернатларда яше 65 тән узган кешеләр белән контактларны мөмкин кадәр киметергә киңәш итте. «Хезмәткәрләр, төрле персонал килсә дә, һәркайсыгыз фильтр узарга тиеш. Иртән эшкә килгәч, үз сәламәтлегеңә анализ кирәк. Көнгә ике тапкыр җыештыру, җилләтү кирәк. Бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирүегезне сорыйм», — дип үтенеп мөрәҗәгать итте.


 
Фото: Рамил Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар