Логотип «Мәйдан» журналы

Кыярлар кырау төшкәнче уңыш бирсен өчен августта нәрсә сибәргә?

Ныклап кырау төшә башлаганчы кыяр ашау өчен бакчачыларның берничә сере бар. Бу турыда «Утро.ру» сайтына сылтама белән «Интертат»та язылган.Бу көннәрдә бакчачылар кыяр уңышын җыеп ала, тозлый һәм салат...

Ныклап кырау төшә башлаганчы кыяр ашау өчен бакчачыларның берничә сере бар. Бу турыда «Утро.ру» сайтына сылтама белән «Интертат»та язылган.950695_12801
Бу көннәрдә бакчачылар кыяр уңышын җыеп ала, тозлый һәм салатлар ясый. Әмма ныклап туңдырганчы, түтәлдәге кыяр үсентеләре шундый ук уңыш бирсен өчен берничә ысул бар.
Ачык һавадагы кыяр түтәлләренә җәй уртасында су сибәргә, ә менә теплицаларны даими җилләтеп торырга кирәк. Яшелчәләргә җылы су сибәсе. Кыярга суны иртән сибәргә уйласаң, аны тамыр астына агызырга, ә кичен яфраклар өстенә сибәргә ярый. Шунысы мөһим, кыяр үсентесенең муентыгы коры калсын.
Кыярны калий һәм фосфор белән сыйларга була. Бу үсемлекләргә авыруларга һәм корткычларга каршы көрәштә ярдәм итәчәк. Ашлама әзерләү өчен 10 л суга  1 аш кашыгы нитрофоска салыгыз. Мондый эремәне беренче тукландыру вакытында файдаланырга кирәк. Өч көн–ике атна узгач, эремәгә 0,5 сыер тизәге һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты өстәләчәк.
Августта ашлама сыйфатында эремчек суын файдаланалар. Ул су белән 1:3 чагыштырмасында кушыла.
Профилактика турында да онытмаска кирәк. Чирләрдән саклау өчен йод һәм сөт кулланырга мөмкин. Махсус эремә әзерләргә була. Мондый 1 литр эремәнең 1 өлеше сөттән, 8-9 өлеше судан һәм 4 тамчы йодадан тора. Атнага бер тапкыр шушы эремәне сибегез.
Яшелчәләрне чабылганнан соң калган үләннәр белән  мульчалап була. Туфракны йомшартканда сак булырга кирәк.
Уңыш җыюның да үз кагыйдәләре бар. Кыярны ике көнгә бер җыю хәерле. Кыярның төбен өзеп алыгыз, кыяр ботакларын боргалап калдырмагыз.
Август аенда бу эшләрне башкаруны дәвам итегез, шулай ук кыярның корыган яфракларын алып барыгыз, диелә бө хәбәрдә.
 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар