Логотип «Мәйдан» журналы

Күсе елында нәрсә бүләк итәргә ярамый?

Дөрес бүләк сайламасагыз, Ел хуҗасының ачуы киләчәк. Бу очракта уңыш та сездән качарга мөмкин...Күсе – уңган, хуҗалык эшләрен яратучы дип санала. Шуңа күрә ул кирәкмәгән чүп-чар бүләк иткәнне яратмый....


Дөрес бүләк сайламасагыз, Ел хуҗасының ачуы киләчәк. Бу очракта уңыш та сездән качарга мөмкин...
podarki
Күсе – уңган, хуҗалык эшләрен яратучы дип санала. Шуңа күрә ул кирәкмәгән чүп-чар бүләк иткәнне яратмый. Бүләк файдалы, кирәкле булырга тиеш. Мәсәлән, өй кирәк-яраклары, аш-су бүлмәсенә җиһазлар яисә гаджетлар, кибетләргә сертификатлар.
Очсызлы сувенир кебек нәрсәләр Күсегә ошамаячак. Искәрмә – Ел хуҗасының символы булган сувенирлар, уенчыклар. Мондый символ ел буе хуҗаларга уңыш теләп торачак.
Ә менә мәче сурәте булган бүләкләр Күсенең чын-чынлап ачуын китерәчәк. Сак булыгыз!

 
Автор: Ләйсән Якупова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар