Логотип «Мәйдан» журналы

Күренекле татар журналисты Фәрит Иделле вафат

Кичә татар журналистикасының күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган. Фото: https://www.azatliq.orgБу хәбәрне "Татар-...

Кичә татар журналистикасының күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган.
edacb83d-1615-4179-86c0-b40d9d4251e2_cx5_cy0_cw84_w1023_r1_s Фото: https://www.azatliq.org
Бу хәбәрне "Татар-информ"га "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе элекке җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев раслады.
Фәрит Иделле 1943 елда Кытайда дөньяга килә,  әтисе Әмрулла Аги Пенза татары. Фәрит Иделле Төркиядә Истанбул университетының тюркология бүлегендә белем ала, 1969 елда “Азатлык” радиосына эшкә керә. Радио җитәкчелеге аңа татарча эшләү бурычын куя. Соңыннан Фәрит Иделле "Азатлык"та татар-башкорт редакциясе мөдире булып эшли башлый, 1989 елдан 2006 елга кадәр аны җитәкли.
"Азатлык"та эшләгән елларында Фәрит Иделле Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә була, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар хәбәрчеләре челтәрен булдыра, Казанда радионың татар телендә эшләүче махсус бюросын ачтыра.
Гомеренең соңгы елларын Мюнхенда яши.
 
Фото: https://www.azatliq.org
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/26/177821/

Комментарийлар