Логотип «Мәйдан» журналы

Күпләп алып куйган ярма кортламасын өчен ничек сакларга?

Ярмаларны дөрес сакламасаң, алар кортларга да мөмкин. Озак сакласаң, ярманың тәме бераз бозылуы ихтимал. Ярманы пыяла яки керамика савытта саклау хәерле. Керамика яктылык уздырмый, ә пыяла савыт кортк...



Ярмаларны дөрес сакламасаң, алар кортларга да мөмкин. Озак сакласаң, ярманың тәме бераз бозылуы ихтимал. Ярманы пыяла яки керамика савытта саклау хәерле. Керамика яктылык уздырмый, ә пыяла савыт корткычлардан саклый. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.






Ярма «суласын» өчен капкач урынына тукыма файдаланырга кирәк. Аны савытның башына резинка белән беркетеп куегыз.




Ярмалар караңгы һәм коры урында торсын. Һава температурасы 18 градус җылылыктан артмау хәерле.




Солы, манный, перловка һәм тары ярмасын салкынча урында саклагыз.




Корткычлар иярмәсен өчен ярмаларны табада бераз кыздырып алучылар яки бер тәүлеккә туңдыргычка куеп торучылар да бар.




Һәр ярманың саклану вакыты була. Иң озак саклана торган ярма — парландырылган дөге.





  • Тары — 9 ай,

  • манный ярмасы — 8-9 ай,

  • тары ярмасы — 12-14 ай,

  • арпа ярмасы — 14-16 ай,

  • перловка, карабодай, шомартылган дөге — 18 ай,

  • ярдырылган борчак — 20 ай,

  • шомартылган борчак — 24 ай,

  • тиз пешә торган ярмалар 6-12 ай саклана ала.






Әгәр ярмада корткычлар барлыкка килсә, аны ашарга ярамый. Корткычлардан чыккан токсик калдыклар азык-төлекне агулый. Шуңа күрә мондый ярманы шундук ташлагыз, савытын яхшылап юыгыз, башка ярмаларны тикшерегез, диелә хәбәрдә.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар