Логотип «Мәйдан» журналы

Анонс: Күкләр сагышы

«Иртәгәсе көнне хастаханәгә ятар алдыннан, 2007 елның 11 декабрь кичендә, Шамил абый Шәйдуллин минем кулыма төгәлләнеп бетмәгән кулъязмасын тапшырды. «Карап чыгарсың да, канәт, мөхәррире булырсың», –...

«Иртәгәсе көнне хастаханәгә ятар алдыннан, 2007 елның 11 декабрь кичендә, Шамил абый Шәйдуллин минем кулыма төгәлләнеп бетмәгән кулъязмасын тапшырды. «Карап чыгарсың да, канәт, мөхәррире булырсың», – диде. Бу минем өчен зур ышаныч та, шул ук вакытта йөкләмә дә иде.
«Документаль повесть рифмаларда» дип аталган бу «Күкләр сагышы» кулъязмасын укып чыккач, зур тетрәнү кичердем. Әсәр Такташ иҗатын тирәнтен өйрәнеп, аның язмышы хакындагы уйланулардан туган. Монда бер әдипнең икенче әдип шәхесенә, аның иҗатына карата иҗади җавабы, ягъни тәкълид жанрына якын әсәр ярылып ята...» — Әлфия Ситдыйкова.
 
Шамил ШӘЙДУЛЛИН
 Күкләр сагышы
Документаль повесть рифмаларда
 
Аккош елавыдай
Олан чактан
Аеры сагыш сызыла хисемдә.
Җан-хәятем биләп моң тибрәлә,
Такташ дигән тылсым – исемдә.
 
Гыйбрәт сөйлим сезгә кыйбла җилләр,
Җир-җәннәт күк якты өметләр
Һәм чарасыз гаҗиз булып шунда
Әрнеп сулган язмыш турында.
 
Зәңгәр күк йөзеннән илаһи гамь,
Нурлы җиһан балкып чыга да
Атлантида офыклары аша
Такташ таңнарына тоташа.
 
Чишмә башлый үзенең яңа җырын,
Ак хыяллар өчен юк чикләр.
Һәр садә җан өчен үкенеч-ядкарь,
Газиз тоеладыр бу җирләр.
 
Җир-күк монда асыл бер мәсләктә:
Дуфан-яшен көйле идарәдә.
Даһиның Таң карашлары сыман
Гаҗәп төсләр балкый тирәдә.
 
Кая бакма, карт имәннәр баскан,
Серләшәләр ап-ак каеннар.
Көмеш яфрак – усак урманнары,
Җанга сыенып шаулый торганнар.
 
Әкрен киләләр дә шаян җилләр
Тәрәзәгә чиртеп китәләр...
Төн куенын ертып туар өчен
Егәр туплап йоклый иртәләр.
 
Ай көлә. Ул һаман ертык туннан,
Ялгыз күзли төннең үтүен.
Нидер көтә. Аннан сүгенә-сүгенә
Куып китә болыт көтүен...
 
Сирень бөркәнчектән Көмеш күл дә.
Күлдә йөзә күкләр, чәчкәләр...
Ай нурында боек күксел хәят.
Кемне сагына зәңгәр кичәләр?...
 
Июнь санында язучы-шагыйрь, публицист, прозаик Шамил Шайдуллин турында язмасын укый аласыз.

shamil1 shamil2
 
shamil3 shamil4
 
shamil5
 
shamil6
 
Фотоларда: Шамил ага Шәйдуллинның эш урыны, фотоальбомнары. 
 
Шулай ук Шамил Шайдуллинның тормыш иптәше Фиалка ханым белән әңгәмәне сылтама аша карый аласыз https://www.youtube.com/watch?v=QMX7v2xRXSA

Комментарийлар