Логотип «Мәйдан» журналы

Кирәгең калмагач... чүплек көтә

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә тере понины чүплеккә чыгарып ташлаганнар. Чүплек янындагы агачка бәйләп куелган хайванны бер ханым күреп калган һәм, ярсып, “ВКонтакте” төркеменә язган.Коммен...

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә тере понины чүплеккә чыгарып ташлаганнар.
 
Чүплек янындагы агачка бәйләп куелган хайванны бер ханым күреп калган һәм, ярсып, “ВКонтакте” төркеменә язган.
Комментаторлар аның ачуын уртаклашып, ташланган хайванны нык кызганган. Аларның берсе пониның хуҗасы булуын, аның бакча участогында сыерлар һәм атлар асравын һәм аларны урындагы кинотеатр янында балаларны йөртергә мәҗбүр итүен язган.
Бакчачылар бу хакта берничә тапкыр судка мөрәҗәгать итсә дә, йөкнең урыныннан кузгалганы юк әле.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар