Логотип «Мәйдан» журналы

«Кеше китә — җыры кала» Түбән Камада Рәшит Гәрәйнең тууына багышланган түгәрәк өстәл

Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе 2021 елны танылган шагыйрь Рәшит Гәрәй елы дип игълан иткән иде.Быел шагыйрьгә 90 яшь тулган булыр иде (1931-1999). Соңгы ун ел гомерен ул Түбән Камада яшәде....

Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе 2021 елны танылган шагыйрь Рәшит Гәрәй елы дип игълан иткән иде.
Быел шагыйрьгә 90 яшь тулган булыр иде (1931-1999). Соңгы ун ел гомерен ул Түбән Камада яшәде. Бүген шәһәрнең Кол Гали исемендәге китапханәдә ел буе үткәрелгән чараларга йомгак ясалды. Чарада Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, яшь шагыйрә Айзирә Имамова, шәһәр китапханәчеләре, укытучылар, каләм осталары һәм шагыйрьнең хатыны Мөнирә Гәрәева катнашты. Кичәне китапханә хезмәткәре Гүзәлия Шәйхразый кызы әзерләде һәм алып барды. Актив китапханәчеләргә Татарстан Язучылар берлешмәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
o2
o3
o4
o5
o10
 
 

Комментарийлар