Логотип «Мәйдан» журналы

Кемнәрнең тормышы кискен үзгәрәчәк?

Билгеле астролог Тамара Глоба алдагы көннәргә гаҗәп астрология фаразы ясаган. Ул бик күпләргә баш әйләнгеч бәхетле мизгелләр, зур үзгәрешләр вәгъдә итә.Сүз 25 июньнән 5 июльгә кадәр чор турында бара....

Билгеле астролог Тамара Глоба алдагы көннәргә гаҗәп астрология фаразы ясаган. Ул бик күпләргә баш әйләнгеч бәхетле мизгелләр, зур үзгәрешләр вәгъдә итә.
1818
Сүз 25 июньнән 5 июльгә кадәр чор турында бара. Бу вакыт эчендә мәңгелеккә истә калачак мөһим вакыйгалар, кискен үзгәрешләр көтелә икән. Тормыш үзгәрәчәк. Кешеләр күләгәдән чыгачак, ялгызлыктан котылачак, сагышлары белән хушлашачак.
Яңа танышулар, яңа һөнәр үзләштерү көтелә.
Аеруча өч билгене зур үзгәрешләр көтә. Бу көннәрдә башкарылган эшләр, ясалган адымнар аларның язмышын үзгәртәчәк.
Кыз билгесендә туганнар язмыш борылышына әзер булсын. Беркемнең дә кисәтүләренә, усал шаяруларына карамыйча, юлыгыздан туры атлагыз. Сез миллионар эшләп алырлык мөмкинлекләр ача алачаксыз. Кемдер бик яхшы киңәш бирергә мөмкин, ишетми калмагыз.
Чаянны ерак сәяхәт көтә. Искиткеч очрашу язмышларын үзгәртәчәк. Күңелегезгә якын кеше сезгә илһам бирәчәк, яңа уңышларга юл ачачак.
Кысла тормышында әкияти тормыш башланырга чамалый. Искә алыгыз, сезнең белән аралашырга, якынаерга теләгән кешеләр бар, шуның берсе өчен “салкын дивар” булудан туктагыз. Нәкъ ул сезгә бәхеткә юл күрсәтәчәк.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Kemn-rne-tormishi-kisken-zg-r-ch-k-333937/

Комментарийлар