Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга быелгы кыштагы иң көчле буран якынлаша

Иртәгә көндез Казанда февраль аендагы беренче көчле буран көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көн дәвамында шәһәрдә 8,4 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. КФУның метеорология, климатолог...

Иртәгә көндез Казанда февраль аендагы беренче көчле буран көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көн дәвамында шәһәрдә 8,4 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев бүген шул хакта хәбәр итте.
Снег, Зима, Мороз, Замороженные, Холодный, Погода, Льда
«5 февральдә Казанда көндез 8,4 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Әлеге фаразның чынга ашу ихтималы 91 процент тәшкил итә. 4 февральдән 5сенә каршы төндә 2,9 миллиметр күләмендә (55 процент) явым-төшем күзәтеләчәк», - диелә РФ Гидрометеоүзәге сайтында.
Шул рәвешле, шәһәрдә бер тәүлек эчендә 11,3 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Әлеге фараз чынга ашса, бу быелгы кыштагы иң көчле буран булачак.
«Быелгы кышта берничә көчле буран (26 декабрьдә, 5-6 гыйнварда һәм 16 гыйнварда) булды. 16 гыйнварда шәһәрдә 9,7 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде. Кар катламының биеклеге 45 сантиметрга җитте. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артыграк һәм февраль уртасына туры килә», - дип хәбәр итте КФУның метеостанция мөдире Мәдинә Шәрипова.
«Казан-университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда февраль аенда явым-төшем нормасы – 40, ә «Казань-опорная» станциясе мәгълүматлары буенча 28 миллиметр тәшкил итә. Ничек кенә булмасын, сишәмбе көнне көчле буран көтелә. Бер тәүлек дәвамында шәһәрдә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин», - дип искәртте Юрий Переведенцев

Фото: https://pixabay.com/

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180145/

Комментарийлар