Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда халыкларны тигез хокуклы итү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр

Роза Люксембург фондының Россиядәге филиалы җитәкчесе Керстин Кайзер белән Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге президенты Алексей Махлай Татарстанда халыкларның тигез хокуклыгы сәясәте белән кызыксынды...

Роза Люксембург фондының Россиядәге филиалы җитәкчесе Керстин Кайзер белән Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге президенты Алексей Махлай Татарстанда халыкларның тигез хокуклыгы сәясәте белән кызыксынды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайзер белән Махлай Казанга 14 мартта узачак “Татарстанда этноконфессиональ күптөрлелек: мәгариф, мәдәният, дин” фәнни-гамәли конференциясен үткәрергә килделәр. Бүген алар белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова очрашты.
Керстин Кайзер сүзләренчә, Татарстан фәнни конференция үткәрү урыны буларак очраклы сайланмаган. “Без халыкларның тигез хокуклылык сәясәте мәсьәләләрен өйрәнү белән кызыксынабыз. Хәзерге дөньяның байлыгы күптөрлелеккә дип уйлыйбыз”, - диде ул. Конференциядә катнашучыларга республиканың милләтара мөнәсәбәтләрне гармониядә тоту белән шөгыльләнүче иҗтимагый структураларының эше дә кызык.
Римма Ратникова милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре һәрвакыт Татарстан хакимияте органнары игътибарында тора, диде. Республикада чиркәүләр һәм мәчетләр төзелә, анда яшәүче халыкларга мәдәни һәм рухи үсеш өчен ярдәм күрсәтелә. Казан Кремлендә Благовещение соборы белән “Кол Шәриф” мәчете бер мәйданда тора. Болгар белән Зөядә дә берьюлы мөселман һәм православие изге урыннары торгызыла”, - диде ул.

  • Роза Люксембург фонды – сәяси һәм җәмгыяви яктырту белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма. Ул Германиянең “Левых” (Die Linke) сәяси партиясе белән бәйле. Керстин Кайзер 1999- 2016 елларда Бранденбургта төбәк парламентында шул партиядән депутат булган.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182516/

Комментарийлар