Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда рәссам Ринат Хәнәфиевның күргәзмәсе ачылды

А. М. Горький һәм Ф.И.Шаляпинның әдәби-мемориаль музеенда рәссам Ринат Хәнәфиевның «Кайту» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициянең исеме символик рәвештә сайланган.Озак вакытлар рәссам К...

А. М. Горький һәм Ф.И.Шаляпинның әдәби-мемориаль музеенда рәссам Ринат Хәнәфиевның «Кайту» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициянең исеме символик рәвештә сайланган.
Озак вакытлар рәссам Кыргызстан Республикасында яшәгән, ә күптән түгел Татарстанга кайтырга булган, ул тумышы белән Чистайдан. Моңа рәссамның «Борынгы Чистай. Яңарыш» пленэренда катнашуы сәбәп булган. Ул президент гранты белән хупланган.
Чистай бөтенроссия сәнгать пленэрын 2019 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге инициативасы белән кабул итә. Ике атна дәвамында пленэрда катнашучылар борынгы инкыйлабка кадәрге йортларны һәм Чистайның истәлекле урыннарын, федераль әһәмияттәге тарихи җирлек статусына ия сәүдәгәрләр үзәген ясыйлар.
Рәссам 1963 елда Чистайда туган. Биш елдан соң гаилә Кыргызстанга күченә. Анда Ринат Хәнәфиев мәктәпне, сәнгать училищесын тәмамлый, театр рәссамы булып эшли, Кыргызстан Рәссамнар берлегенә керә. Казандагы беренче шәхси күргәзмәсендә автор кырыктан артык картина тәкъдим итте. «Алга таба эшлисем килә, үз халкыма кирәк буласым килә», — дип планнары белән уртаклашты ул.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/29-12-2021/kazanda-r-ssam-rinat-h-n-fievny-k-rg-zm-se-achyldy-5846252

Комментарийлар