Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» картиналары күргәзмәсе ачыла

Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» дип исемләнгән күргәзмәсе башлана. Ул 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәб...

Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» дип исемләнгән күргәзмәсе башлана. Ул 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр иткәнчә, рәссам төрле жанрларда эшләгән: этник натюрморт, пейзаж, портрет һәм әкияти хатын-кыз образлары.
«Картиналарының асылын Әнвәр Сәйфетдинов „бәхет һәм мәхәббәт тарихы турындагы истәлекләр“ дип билгели. Рәссам искә алган шушы тарихларны аның картиналарында күрергә мөмкин», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әнвәр Сәйфетдинов — Казан сәнгать училищесын һәм Василий Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт институтын тәмамлаган, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы.
 
https://tatar-inform.tatar/news/culture/03-02-2021/kazanda-r-ssam-nv-r-s-yfetdinovny-sh-ryk-kiyatl-re-kartinalary-k-rg-zm-se-achyla-5803707

Комментарийлар