Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк

Казанда Салмачы һәм Привольный бистәсе тирәсендә Нокса елгасы аша яңа күперне проектлау эшләре башланды.Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр белән очрашуда сөйл...

Казанда Салмачы һәм Привольный бистәсе тирәсендә Нокса елгасы аша яңа күперне проектлау эшләре башланды.
Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр белән очрашуда сөйләде, дип хәбәр итә Казанның башкарма комитеты матбугат хезмәте.
Тукай исемендәге Татар филармониясендә халык белән актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен очрашу узды. Анда “Восточный” территориаль иҗтимагый идарә рәисе Дамир Имангулов та бар иде. Ул Казан мэрыннан яңа күпер төзелеше турында сорады.
“Без проектка акча бүлеп бирдек, проектлау тәмамлангач, аны республика программасына кертәчәкбез һәм төзелешкә рөхсәт алачакбыз. Планда ул бар, проблеманы беләбез, шуңа күрә беренче этапка акчаны үзебез бүлеп бирдек”, - диде Илсур Метшин.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар