Логотип «Мәйдан» журналы

Казан язучысы Булат Ханов Россия-Италия әдәби премиясенең финалисты булды

Рус телендә иҗат итүче Казан язучысы Булат Ханов икенче ел рәттән «Радуга» Россия-Италия әдәби премиясе финалына үтә. Дәрәҗәле премия финалистлары исемлеге Горький исемендәге әдәбият институтының рәсм...



Рус телендә иҗат итүче Казан язучысы Булат Ханов икенче ел рәттән «Радуга» Россия-Италия әдәби премиясе финалына үтә. Дәрәҗәле премия финалистлары исемлеге Горький исемендәге әдәбият институтының рәсми сайтына урнаштырылган.



0101



  • Премиянең максаты — Россиянең һәм Италиянең яшь язучыларына һәм тәрҗемәчеләренә ярдәм итү, яңа исемнәр ачу, ике ил арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту.

  • Конкурста 18-25 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр катнаша ала. «Яшь язучы» номинациясендә премия күләме — 5000 евро, «Яшь тәрҗемәче» номинациясендә — 2500 евро.



 Быел конкурс җиңүчесенең исеме 19 июнь көнне Казанда игълан ителәчәк.




Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар