Логотип «Мәйдан» журналы

Каптагы товарның санын, авырлыгын һәм күләмен гарантияләгән маркировка барлыкка киләчәк

Быел товарларда маркировканың яңа элементы барлыкка киләчәк, ул каптагы товарның күләме, авырлыгы һәм санын гарантиялиячәк. Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов «Российская газета»га биргән интервьюс...

Быел товарларда маркировканың яңа элементы барлыкка киләчәк, ул каптагы товарның күләме, авырлыгы һәм санын гарантиялиячәк. Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов «Российская газета»га биргән интервьюсында шул хакта хәбәр иткән.
«Әйтик, бер литрлы шешәдә көнбагыш мае бер литр урынына 985 миллилитр гына булса, ягъни май 1,5 процентка тутырылып җиткерелмәсә, моны очраклылык дип кенә аңлатырга мөмкин, - диде Абрамов. - Әгәр сатуга чыгарылган партиянең һәр шешәсендә шундый хәл ачыклана икән, бу инде системалы рәвештә тутырып җиткермәүне аңлата».
Аның сүзләренчә, әгәр хилафлык 3 проценттан да артып китсә, моны чын мәгънәсендә мошенниклык дип атарга мөмкин.
«Әйбернең күләме 15 килограммнан яки литрдан артса, авырлыктагы 1 процент хилафлыкны «аңларга һәм кичерергә» мөмкин әле, - ди Росстандарт җитәкчесе. - Ягъни 50 килограммлы шикәр комын аның авырлыгы 500 граммга җитмәгән очракта гына сатарга мөмкин. Росстандарт әлеге вәзгыятьне даими контрольдә тотачак».
Товарларның кабына һәм тиешле нормаларга туры килү-килмәве буенча сынау алымнарына карата метрологик таләпләр милли стандартлар (ГОСТлар) формасында март ахырына кадәр расланачак. Аларга гамәлгә кергәч, товарны Милли сертификация системасында сертификатлаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180157/

Комментарийлар