Логотип «Мәйдан» журналы

Канәфер нинди авырулардан ярдәм итә?

Бөтен дөньяда киң таралган тәмләткеч — канәфер орлыклары сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.Канәфер орлыкларын чәйнәргә генә кирәк, йотмау хәерле.Тамак авыртканда к...


Бөтен дөньяда киң таралган тәмләткеч — канәфер орлыклары сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.


kanefer

Канәфер орлыкларын чәйнәргә генә кирәк, йотмау хәерле.


Тамак авыртканда канәфер составындагы эфир майлары, витаминнар, минераль матдәләр ярдәм итә. Әгәр канәферне көн саен кабып куйсаң, тамак, авыз куышлыгы авырулары, авыздан ис килүдән котылырга мөмкин.


Канәфер гипотония - кан басымы түбән булганда да ярдәм итә. Орлыкларны чәйнәп алгач, баш әйләнү, талчыгу кебек хисләр бетәр.


Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда, канәфер орлыклары матдәләр алмашын яхшырта, метеоризм булганда, ягъни эч күпкәндә ярдәм итә.


Яман шеш авыруларын профилактикалау өчен канәфер составындагы эвгенол матдәсе ярдәм итә. Ул яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.


Кан басымы югары булган, уникилле эчәк җәрәхәтеннән интеккән кешеләргә канәфер чәйнәргә ярамый.

 
Фото: https://pixabay.com/

Интертат

Комментарийлар