Логотип «Мәйдан» журналы

Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясаячак

Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясарга мөмкин.Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиев...

Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясарга мөмкин.
Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиеваны чыгышлардан вакытлыча читләштерү турында ISU, WADA һәм Халыкара Олимпия комитетының апелляцияләрен кире какты.
Хәбәр ителгәнчә, фигуралы шуу остасына шәхси ярышларда катнашырга рөхсәт итү турындагы карар «якланган персона» (15 яшькә кадәр) һәм аларга аерым якын килүне исәпкә алып кабул ителгән. Моннан тыш, Спорт арбитраж судында Вәлиеваның допинг-тесты нәтиҗәләре турында үз вакытында хәбәр итмәүгә бәйле җитди проблемалар булуы хакында да искәрттеләр.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sport/14-02-2022/kamil-v-lieva-pekinda-uzuchy-olimpiya-uennarynda-sh-hsi-turnirda-chygysh-yasayachak-5849300

Комментарийлар