Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Илгиз Мөхетдинов туена чакыруларны «Хатлар йорты»ннан алган

«Хатлар йорты» тәкъдим иткән милли стильдәге чакыруларны җырчы Илгиз Мөхетдинов һәм аның кәләше булачак туйлары өчен сайлаган.«Илгиз белән Диана сайлаган чакыру — Рамазан аена чыккан коллекциядә урын...

«Хатлар йорты» тәкъдим иткән милли стильдәге чакыруларны җырчы Илгиз Мөхетдинов һәм аның кәләше булачак туйлары өчен сайлаган.
«Илгиз белән Диана сайлаган чакыру — Рамазан аена чыккан коллекциядә урын алган чакыру. Аның иллюстрациясенең авторы — Алия Йосыпова. Без беренче тапкыр милли стильдә чакыру ясадык. Моңа хәтле бик күп төрлесе бар иде, алары заманча стильдә. Монысында түбәтәй белән калфак ясалган», — дип сөйләде Татар-информ хәбәрчесенә «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова.
Чакыруга төгәл туйга икәне язылмаган, шуңа да, Энҗе Садыйкова әйтүенчә, аны туйга да, никахка да кулланып була.

Шулай ук проект авторы чакыру белән бүләккә конвертлар да бирелүен әйтте.
 

Автор: Гөлия Хәсбиуллина


Фото: Илгиз Мөхетдинов архивыннан


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/14-07-2021/yrchy-ilgiz-m-hetdinov-tuena-chakyrularny-hatlar-yorty-nnan-algan-5830221

Комментарийлар