Логотип «Мәйдан» журналы

«Ижау моңнары» фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Удмуртия республикасында “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә түбәндәге номинац...

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Удмуртия республикасында “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
«Ижау моңнары» фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:
“Вокал (җыр) — соло”
“Вокаль (җыр) ансамбль”
“Хореография (бию) — соло”
“Хореография (бию) ансамбль”
“Уйна, гармун” — (гармун, баян, аккордеонда уйнау)
Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр, иҗат төркемнәре катнаша ала.
Оештыру комитетына гаризалар һәм видеоязмаларны 1 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 426063, Пастухов урамы, 13 йорт, “Яңарыш” редакциясе,
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең электрон почта адресы - rasuleva.rafilya@yandex.ru.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(3412) 78-35-43 (“Яңарыш” редакциясе), 8-950-819-53-16 (Рәфилә Рәсүлева).
 
 
Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179682/

Комментарийлар