Логотип «Мәйдан» журналы

Илтифат көнен Татарстанда да билгеләп уздылар

1 мартта Чаллының Үзәк китапханәсе һәм шәһәрнең “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының казах, украин, әрмән, мари җәмгыятьләре, 20нче мәктәп укучылары «Халық арасындағы достық бұзылмасын» исемле онлайн-очр...


1 мартта Чаллының Үзәк китапханәсе һәм шәһәрнең “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының казах, украин, әрмән, мари җәмгыятьләре, 20нче мәктәп укучылары «Халық арасындағы достық бұзылмасын» исемле онлайн-очрашуда катнашты. Ул Казахстанда быел беренче тапкыр билгеләнеп үтүче Илтифат көненә багышланган иде.



8bff8b51b34a0b5a66b4d7fc901797cc_L
“Skype” программасы ярдәмендә интернет аша үткәрелгән әлеге очрашуның төп оештыручысы – Караганда шәһәренең Мохтар Әуезов исемендәге Үзәк китапханәсе булды. Видеоконференциядә Казахстан Халыклар ассамблеясының Караганда һәм Костанай өлкәләре буенча секретариатлары, Караганданың Мохтар Әуезов исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, Костанайның Лев Толстой исемендәге универсаль фәнни китапханәсе, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты, Чаллының шәһәр Үзәк китапханәсе вәкилләре чыгыш ясады. Дүрт шәһәр вәкилләре бер-берсен төрле милләт телләрендә сәламләделәр, Илтифат көне белән котладылар, үзләрендә эшләп килүче милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Татарстанлылар исеменнән казахстанлыларны Чаллының Үзәк китапханәсе директоры Венера Гайнуллина, татар милләтеннән – шагыйрә Рушания Гыйләҗева, әрмәннәрдән – Вардуи Егиазарян, марилардан – Евгения Селезнева җитәкчелегендәге “ЭрВИЙ” мари мәдәниятен яратучылар клубы яшьләре, керәшеннәрдән – “Айбагырлар” клубына йөрүче 20нче мәктәп укучылары сәламләде. Берничә сәгатькә сузылган онлайн-очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.
Онлайн-очрашу барышында милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре, шул исәптән казахлар да, Татарстанда һәм Чаллыда үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде. Чаллы Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Рәйсә Салихова шәһәрдә инде икенче ел гөрләп уздырылган “Чаллы – дуслар каласы” китапханә фестивален үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Әйтергә кирә, Илтифат көне – Казахстан Республикасы Президенты Указы нигезендә быел тәүге тапкыр үткәрелә. Бу бәйрәмнең асылы – Казахстанда яшәүче төрле милләт вәкилләрен үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өндәү. Шулай ук әлеге көн сугыш, ачлык, репрессия сынауларын кичергән буыннарның истәлеген хәтердә яңарта.
Казахстан белән туры элемтә ике республикада гомер итүче милләтләр, рухи кыйммәтләрне саклаучы китапханәләр арасында бәйләнешләрне ныгытырга дигән килешү белән тәмамланды.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар