Логотип «Мәйдан» журналы

Ике фатиры, яңа машинасы, авыл хуҗалыгы техникасы яки сыеры булганнарга социаль пособие бирүне туктатырга мөмкиннәр

Ике фатиры, яңа машинасы, авыл хуҗалыгы техникасы яки сыеры булганнарга социаль пособие бирүне туктатырга мөмкиннәр. Гражданнар инициативасы комитеты «Мохтаҗларга адреслы ярдәм программасын үстерү хак...

Ике фатиры, яңа машинасы, авыл хуҗалыгы техникасы яки сыеры булганнарга социаль пособие бирүне туктатырга мөмкиннәр. Гражданнар инициативасы комитеты «Мохтаҗларга адреслы ярдәм программасын үстерү хакына социаль яклауны нәтиҗәле итү» дигән докладында шундый тәкъдим белән чыга, дип хәбәр итә «Известия».
9f27406s-960
Бу комитет үз эченә икътисад, мәгариф, сәнәгать, мәдәният өлкәләрендә эшләүче белгечләрне туплаган һәм ул иҗтимагый оешма санала. Аның белән элеккеге финанс министры Алексей Кудрин җитәкчелек итә.
– Бүген гражданнарны социаль яклауның иминият булмаган формасына чыгымнар эчке тулаем продуктның 2,6 процентын тәшкил итә, бу сәламәтлек саклауга киткән акчаларга тиң. Әмма алар хәерчелек һәм мохтаҗлыкның артуын тезгендә тотарга булышмый, – диелә Гражданнар инициативасы комитеты материалларында.
Авыл җирендә әлеге исемлеккә, авыл хуҗалыгы техникасы булудан тыш, ике баш мөгезле эре терлеге, өч дуңгызы, ун сарыгы һәм егерме куяны булганнар да керә.
 

Комментарийлар