Логотип «Мәйдан» журналы

I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында жюри әгъзалары I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар.“Бәйгегә ТР 38 районыннан, Россиянең 15 регионыннан, Франция, Германия, Тө...

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында жюри әгъзалары I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар.
I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар
“Бәйгегә ТР 38 районыннан, Россиянең 15 регионыннан, Франция, Германия, Төркия, Казахстан кебек илләрдән барлыгы 4 меңнән артык эш кабул ителде, ягъни чарада шушының кадәр бала һәм яшүсмер катнашты. Бәйге 4 этаптан торды. Без кабул ителгән эшләр арасыннан 50гә якын баланы җиңүче дип билгеләдек. Барлык катнашучыларга да без сертификат тапшырабыз”, - диде татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев.
Әдәби эшләр татар һәм рус телләрендә язылган, шулай ук француз һәм инглиз телләрендә язучылар да булган.
Бәйгедә 3тән алып 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Бәйге берничә номинация буенча үткәрелә: М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару (тулысынча яки өзек); М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару; М.Җәлил әсәрен дөнья телләрендә башкару; Сынлы сәнгать; М.Җәлил исеме белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия һәм башкалар.
Әдәби бәйгенең 4нче этабы (финал) – 13 февральдә уздырылып, 14 февральдә гала-концерт белән тәмамланачак.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179699/

Комментарийлар