Логотип «Мәйдан» журналы

Гөмбә җыючы ниләр белергә тиеш?

Күп вакытта ни өчен татарлар гөмбә ашамый дигән сорау ишетергә туры килә. Нишләп ашамасыннар ди, ничек кенә ашыйлар гөмбә бит ул файдалы ризык. Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Кипкэн гомб...

Күп вакытта ни өчен татарлар гөмбә ашамый дигән сорау ишетергә туры килә. Нишләп ашамасыннар ди, ничек кенә ашыйлар гөмбә бит ул файдалы ризык. Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Кипкэн гомбэ, тозлаганмы, ул кешеләр өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Шулай да элегрәк заманнарда ашамаганнардыр, олы яшьтәге бабайларның «гөмбә ит булса аны бүре ашар иде» дигән сүзләрен дә ишеткән бар. Урыс халкы аны элек-электән җыйган инде. Татарлар ашарга яраклы төрләрен белмәгәннәрдер бәлки, чөнки гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык аларны яхшылап танып белү кирәк. Бүгенге көндә татарлар да урыслардан калышмыйча гөмбә җыя, аңардан төрле ризыклар ясый.
Шулай да агуланмас өчен, гомбэ жыйганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  •  Гөмбәнең белә торган төрен генә җыярга;

  •  Гөмбә аз гына шикләндерсә дә ташларга, ашап карарга ярамый;

  •  Гөмбәне эшләпәсеннән түгел, сабыннан өзәргә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була);

  •  Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен кубарып алырга киңәш ителә, чөнки зарарлы матдәләр, агулар шушы элпәдә күп була;

  •  Артык зур, бозылган, черек, кортлы гөмбәләрне җыймагыз

  •  Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк;

  •  Аз гына агулану билгеләре сизү белән табиб чакыртырга кирәк.


Иң беренче итеп эчтән агулы матдәләрне чыгарырга кирәк. Моның сода яки марганцовка эретелгән 1,5-2 литрлар чамасы су эчеп косарга кирәк. Соңыннан активлаштырылган күмер эчәргә киңәш ителә, аз гына тоз өстәлгән салкынча су, салкын кофе, сөт, чәй эчәргә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр эчәргә рөхсәт ителми, алар гөмбә агуының тизрәк сеңүенә китерә.
Табиб килгәнче корсак, аяк өлешенә җылыткыч куярга.
 
Фото: Игелек.ру

Чыганак: https://igelek.ru/g-mb-yjuchy-nil-r-belerg-tiesh/

Комментарийлар