Логотип «Мәйдан» журналы

Газлы су эчә күрмә!

Газлы эчемлекләрне еш эчү олы кешеләрдә липидлар алмашы бозылу китереп чыгара. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Интертат» сайты яза.Тафтса университеты галимнәре ачыклаганча, көн саен газлы су эч...



Газлы эчемлекләрне еш эчү олы кешеләрдә липидлар алмашы бозылу китереп чыгара. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Интертат» сайты яза.



gazirovka


Тафтса университеты галимнәре ачыклаганча, көн саен газлы су эчкән кешеләрдә дислипидемиянең бер варианты — югары тыгызлыктагы липопротеиннарның яки «яхшы» холестеринның концентрациясе кимү куркынычы бар. Бу, баллы суларны сирәк эчүчеләрнекенә караганда, 98 процентка югары. Шулай ук мондый кешеләрнең холестерины да артырга мөмкин.

 Галимнәр экспериментта катнашкан урта һәм олы яшьтәге кешеләрне 12 ел дәвамында тикшергән.




«Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, баллы сулар — газировка, лимонад һәм җиләк-җимеш пуншын еш куллану яшь барган саен липид балансы бозылуга китерергә мөмкин. Кандагы холестерин күләмен нормада тоту өчен мондый сулардан баш тартырга кирәк», — дип белдергән тикшеренүчеләр.




Диетологлар сусаганда гади су эчәргә, ә соклар урынына җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар