Логотип «Мәйдан» журналы

Гамил Әсхәдулла карантинда тракторга утырып, җир эшкәртеп йөри башлаган — видео

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ялларда тик кенә ятмый, тракторга утырып, җир эшкәртеп йөри башлаган. Ул тракторда эшләгәнен видеога төшереп, Инстагра...

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ялларда тик кенә ятмый, тракторга утырып, җир эшкәртеп йөри башлаган. Ул тракторда эшләгәнен видеога төшереп, Инстаграм битенә урнаштырган.


gamil-asxadullin




«Дуслар, минем иң яраткан ел фасылым — яз! hәм менә ул килде кайгылары, югалтулары, указлары белән. Нишлисең, барысына түзәргә, ияләнергә туры килә. Сугыш елларында мондый хәлләр күп булган. Ә бит җиңеп чыканнар! Иншәаллаһ! Без дә җиңәрбез! Без, артистларга, гаиләдә булу зур бәхет. Өйдә дигәч, өйдә булу дөрес дип саныйм. Бармак аша карамыйк! Бердәм булыйк!» — дигән Гамил Әсхәдулла.










«Аллаһ куәт бирсен, Гамил абый! Булганнан бар да була. 40 һөнәргә ия бит сез», «Гамил абый, һич уйламассың Сезне, менә шушылай тракторның руле артына утырып, җир эшкәртеп йөрисездер дип. Театрда гына түгел, авыл хуҗалыгы эшендә дә оста икәнсез, сәламәт булыгыз», — дип яза язылучылар.


 
Фото: Салават Камалетдинов

«Интертат»

Комментарийлар