Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр хатын-кызлар өчен спортның куркыныч булуы турында сөйләде

Спорт белән артык шөгыльләнү хатын-кызларның гомер озынлыгына тискәре йогынты ясый. Нидерландтагы Маастрихт университетының медицина үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Медикфорумга с...

Спорт белән артык шөгыльләнү хатын-кызларның гомер озынлыгына тискәре йогынты ясый. Нидерландтагы Маастрихт университетының медицина үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Бу хакта Медикфорумга сылтама белән «Известия» яза.
Белгечләр соңгы 20 елда 60 яшьтән өлкәнрәк 8 мең ир-ат һәм хатын-кыз мәгълүматларын анализлаган. Көненә бер сәгатьтән артык физик активлык ир-атлар өчен файдалы,ә хатын-кызлар өчен зарарлы икән.
Спортка көненә 30-60 минуттан кимрәк вакыт биргән хатын-кызларның, актив шөгыльләнүчеләргә караганда, 90 яшькә кадәр күбрәк яшәве ачыкланган. Ир-атлар арасында капма-каршы хәл күзәтелгән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызларга авырлыкны һәм физик форманы саклау да җитә. Спорт белән шөгыльләнү әллә ни кирәкми, чөнки бу гомер озынлыгын киметүгә китерергә мөмкин, дип белдерә тикшеренүчеләр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/27/179636/

Комментарийлар