Логотип «Мәйдан» журналы

Галим Альберт Борһанов: "Актанышта хач белән бәйле очрак – читтән эшләнгән провокация"

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты белгече, тарих фәннәре кандидаты, танылган археолог һәм көнчыгышны өйрәнүче галим Альберт Борһанов сүзләренчә, Актаныш...

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты белгече, тарих фәннәре кандидаты, танылган археолог һәм көнчыгышны өйрәнүче галим Альберт Борһанов сүзләренчә, Актаныш районында православие хачына бәйле очрак  – Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне какшату өчен читтән эшләнгән провокация. Ул бу фикерен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Татарлар һәм руслар безнең республикада тату яши. Бу чиста провокация: шулай итеп милләтара тынычлыкны какшатырга һәм вазгыятьне кузгатып җибәрергә маташалар. Безнең Татарстанда дәүләт ситуацияне төгәл җайга сала, конфликтлы хәлләргә юл куймый», – диде тарихчы.
Ул игътибарны «район хакимияте гамәлләрендә хата булуга» юнәлтте. Борһанов фикеренчә, мәрхүмне православие зиратына күчереп җирләү юлы белән инцидентны кабат булдырмый калырга мөмкин иде. Мисал буларак белгеч Үзәк Азияне китерде, анда төрле дин вәкилләре аерым зиратларда җирләнә.
«Киләчәктә мондый хәлгә юл куймас өчен зиратларда җирләү урыннарын бүләргә яки аерым урында христиан зираты ачарга кирәк», – дип саный белгеч.
Агентлык әңгәмәдәше искәртеп үткәнчә, дин – бик нәзберек материя, ул «дәвалый да ала, зыян да сала ала», ә кайбер очракларда – конфликтларга һәм хәтта сугышларга китерергә мөмкин.
«Югославия – моның ачык мисалы», – дип белдерде ул.
10 июнь көнне билгесез затлар Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән мәрхүм Виктор Смирнов кабере өстенә куелган православие хачын икенче тапкыр кискән. Беренче тапкыр мондый хәл 2021 елның сентябрендә була, мәрхүмнең туганнары район хакимияте исеменә вандаллык күренешенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
10 июньдә район башлыгы Энгель Фәттахов, район хакимиятенең «әлеге коточкыч факт»ның кабатлануын булдырмый кала алмавы өчен, мәрхүмнең якыннары алдында гафу үтенде һәм отставкага китте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каберне мәсхәрәләүдә гаеплеләрне оператив рәвештә табарга һәм аларны җаваплылыкка тартырга кушты.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/koncygysny-oiranuce-belgec-aktanystagy-xac-belan-baile-xal-cittan-provokaciya-5855877?utm_source=top

Комментарийлар