Логотип «Мәйдан» журналы

Габдулла Тукай музеенда шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында сөйләячәкләр

26 ноябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көненә багышланган «Синең исем балкысын» дип исемләнгән чара узачак.Казанда яшәүчеләр шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында, аның әниләргә багы...

26 ноябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көненә багышланган «Синең исем балкысын» дип исемләнгән чара узачак.
Казанда яшәүчеләр шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында, аның әниләргә багышланган әсәрләрен ишетә алачак, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы.
Оештыручылар сөйләвенчә, чара рус һәм татар телләрендә интерактив дәрес форматында узачак. Катнашучыларга шулай ук Тукайның иң якын кешеләре белән турыдан-туры бәйле мемориаль предметлар да күрсәтеләчәк.
Урыннар чикле, теләгән һәркемгә алдан +7(843)590-86-67 телефон номеры аша яки +7 (927) 440-64-62 номерына WhatsAppта язып теркәлергә кирәк.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/21-11-2021/gabdulla-tukay-muzeenda-shagyyrne-tugannary-m-yakynnary-turynda-s-yl-yach-kl-r-5843589

 

Комментарийлар