Логотип «Мәйдан» журналы

Эштә тәмәке тарткан кешеләрнең хезмәт хакын киметергә тәкъдим иттеләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә штраф һәм бүләкләү системасын кертеп, хезмәткәрләрнең тәмәке тартуы белән көрәшергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим “Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту” програ...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә штраф һәм бүләкләү системасын кертеп, хезмәткәрләрнең тәмәке тартуы белән көрәшергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим “Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту” программасында каралган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
ne-kurit
Аерым алганда, тәмәке тартырга бүленгән вакытның күләмен исәпкә алып хезмәт хакын күпмегә киметергә кирәклеген ачыклау планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать урыннарында алмалар салынган тәлинкәләр куярга һәм физик күнегүләр өчен махсус зона җиһазландырырга тәкъдим итә. Программа авторлары моны тәмәке тартуга алмаш була ала дип саный.
Моннан тыш, ведомство оешма территорияләрендә тәмәке тартуны тыярга, гомуми кулланылыштагы урыннарны төтен детекторлары белән җиһазландырырга, ирекле медицина иминияте пакетына тәмәкедән баш тартуга ярдәм  итүне кертергә тели.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191784/

Комментарийлар