Логотип «Мәйдан» журналы

«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» бәйгесе финалистлары Германиядә стажировка уза

«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» Республика конкурсының финалистлары Дюссельдорфка (Германия) «Германиядә һәм Нидерландта Сәламәтлек саклау: медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру һәм медицинада инновацион...


«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» Республика конкурсының финалистлары Дюссельдорфка (Германия) «Германиядә һәм Нидерландта Сәламәтлек саклау: медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру һәм медицинада инновацион технологияләр» стажировкасын узу өчен килде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.


ak-chechekler-bejgese

Конкурсның төп призы сыйфатында «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы» номинацияләре лауреатлары һәм җиңүчеләре стажировка алдылар.


Татарстан табиблары башта "INTAMT" Халыкара менеджмент һәм технологияләр академиясенә китте, анда оештыру җыелышын профессор, техник фәннәр докторы Патрик Эдуард Исаакович үткәрде. Алты көн эчендә алар алты шәһәргә һәм алты клиникага барачак.

 
Фото: minzdrav.tatarstan.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар