Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗедә Пушкин укулары

Әгерҗенең мәдәният сараенда  Әгерҗе үзәк китапханәсе тырышлыгы белән бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга һәм Россиядә Театр елына багышланган әдәби-иҗат бәйгесе узды.Әлеге бәйгедә Пу...

Әгерҗенең мәдәният сараенда  Әгерҗе үзәк китапханәсе тырышлыгы белән бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга һәм Россиядә Театр елына багышланган әдәби-иҗат бәйгесе узды.
image004
Әлеге бәйгедә Пушкин иҗатын яратучы 207 кеше катнашты. Иң кечкенәсенә 2 яшь, иң өлкәненә 51 яшь иде. Әгерҗелеләрдән тыш бәйгедә осталыкларын Удмуртия районнарыннан Кияс, Можга, Алнаштан  килүчеләр дә күрсәттеләр.
Катнашучылар “Җыр башкару“, “Бию“, “Театр сәнгате“, “Сәнгатьле уку”  номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Фойеда “Сынлы сәнгать“ һәм “Декоратив-гамәли сәнгать“ номинацияләрендә катнашучыларның эшләре дә урын алган иде.
Китапханә хезмәткәрләре беренче тапкыр уздырган бәйгедә катшашучы һәркемгә зур рәхмәтләрен әйттеләр. Алдагы елларда мондый регионара бәйгене уздыруларын әйттеләр. Җиңучеләргә дәрәҗәле дипломнар, истәлекле бүләкләр, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
[gallery size="full" ids="42772,42773,42774,42775,42776,42777"]
Чулпан Нурмөхәмәтова

Әгерҗе үзәк китапханәсе методик бүлек җитәкчесе

Комментарийлар