Логотип «Мәйдан» журналы

Дмитрий Медведев эшмәкәрләрне тикшерү өчен кирәкле документлар исемлеген кыскартты

Эшмәкәрләрне тикшергәндә сорала торган документлар исемлеге 48 позициягә кимеде. Хәзер эшмәкәрләр административ чыгымнарда экономияли һәм төрле 26 ведомствода булган документларны күрсәтмәячәк. Бу тур...

Эшмәкәрләрне тикшергәндә сорала торган документлар исемлеге 48 позициягә кимеде. Хәзер эшмәкәрләр административ чыгымнарда экономияли һәм төрле 26 ведомствода булган документларны күрсәтмәячәк. Бу турыдагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Документ Россия Хөкүмәте порталында чыккан.
«Исемлекне кыскарту субъектларның эшмәкәрлек эшчәнлеге административ чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә. Тикшерү вакытында аларга дәүләт органнары карамагында булган документларны һәм мәгълүматны бирергә кирәк булмаячак», — диелгән документка аңлатма язуында.
Яңа тәртип ведомстволар арасындагы эшне җиңеләйтергә һәм бизнес җитәкчеләренең административ чыгымнарын киметергә тиеш.
«Проверенный бизнес» интернет-ресурсы җитәкчесе Сергей Кощеев күзәтчелек органнары еш кына күпсанлы документлар сорый, аларны үз вакытында тапшырмаган очракта штраф салына, яңа тәртип эшмәкәрләр тарафыннан уңай кабул ителәчәк, дип сөйләде.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179888/

Комментарийлар