Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Советында татар энциклопедиясенең тиражы аз булу проблемасы күтәрелде

11 апрель көнне ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында татар энциклопедиясенең тиражы аз булу проблемасы күтәрелде.Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энц...

11 апрель көнне ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында татар энциклопедиясенең тиражы аз булу проблемасы күтәрелде.
Дәүләт Советында татар энциклопедиясенең тиражы аз булу проблемасы күтәрелде
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев институт эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елда Татар энциклопедиясенең рус варианты буенча эш төгәлләнгән. «2019 елда Татар энциклопедиясенең татарчасын эшләп бетерү программасын төгәллибез. Хәзер алты томның беренче өлеше эшләнә. Икенче өлеше киләсе ел башында чыгар дип көтелә», - диде.
«Безгә мөрәҗәгать итүчеләр «энциклопедиянең тиражы нигә кечкенә» дип сорый. Шундый зур хезмәт, күпме акча тотыла – тиражы аз, диләр. Без аны тар даирә өченме, халык өчен эшлибезме?» - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте комитет рәисе Разил Вәлиев.
«Тираж акча белән бәйле. Аны тарату механизмнары авырлык тудыра. Дәүләт биреме нигезендә бюджет акчасына эшләнгәч, сата алмыйбыз. Ниндидер конференцияләрдә яки китапханәләргә тарата алыр идек, ләкин каршылык килеп чыга: бер яктан, тираж кечкенә, икенче яктан таратылмый», - ди Искәндәр Гыйләҗев.
«Республикада 1500дән артык китапханә бар. Шунда таратырга була, теләгән кеше китапханәгә укыр иде дә карар иде»,- диде Вәлиев. Утырышта катнашучылар энциклопедияне бюджет оешмаларга да таратырга кирәклеген әйттеләр. Интернетка да ачык сайтка кую кирәклеген белдерделәр.
«Эш сайтка куелуда түгел, сайтта да булсын, кәгазь варианты да булсын, бөтен кеше дә сайтка керми. Япониянең милли китапханәсендә булдык – кәгазь варианты да бар, электрон варианты да бар», - диде Разил Вәлиев. КФУ ректоры Илшат Гафуров Фәннәр академиясенә энциклопедияне сатарга рөхсәт итәргә кирәк дип саный. «Без дә сатып алыр идек командировкаларга, бүләк итәргә дә әйбәт», - диде.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184334/

Комментарийлар