Логотип «Мәйдан» журналы

“Демография” илкүләм проекты буенча балалар бакчалары төзүгә 855 млн сум бүленә

“Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү – өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен шартлар тудыру” төбәк программасы гамәлгә ашы...

“Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү – өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен шартлар тудыру” төбәк программасы гамәлгә ашырыла.
“Демография” илкүләм проекты буенча балалар бакчалары төзүгә 855 млн сум бүленә
Аны тормышка ашыру өчен 2019 елда 855,6 миллион сум юнәлдереләчәк.

Әлеге акчаларга 3 мең 90 урынга 29 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу программа буенча инде 2018 елда Арчада – 140 урынга һәм Тукай районында 140 урынга балалар бакчасы сафка бастырылды. Бүгенге көндә калган 27 балалар бакчасын төзү эшләре дәвам итә.

Нәтиҗәдә, быел республика яслеләрендә урыннар белән тәэмин ителеш күрсәткече 67,5 процентны тәшил итәчәк, ә 2021 елда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар мәктәпкәчә белем бирү белән 100 процентка тәэмин ителәчәк. Алдагы ике елда яслеләрдә 5 меңгә якын урын булдырылачак.
Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Комментарийлар