Логотип «Мәйдан» журналы

Чүпрәледә һәм Лениногорскида көчле җил йортлар һәм мәктәп түбәләрен куптарган

Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында көчле җил йортларның һәм мәктәпнең түбәләрен җимергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ит...

Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында көчле җил йортларның һәм мәктәпнең түбәләрен җимергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«24 июнь көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Городище авылында Ленин һәм Клара Цеткин урамнарындагы ике торак йорт һәм сарай түбәсенә өлешчә зыян килүе турында хәбәр килде. Зыян күрүче кешеләр юк», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хуҗалар түбәләрне үз көчләре белән төзәтәчәк.
Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча, Иске Чүпрәледә метеостанциядә көндез җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе билгеләнгән.
«Моннан тыш, егерме минуттан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Урмышлы бистәсендә Үзәк урамда җилнең гомуми белем бирү мәктәбе түбәсен алып атуын хәбәр иттеләр», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Министрлык мәгълүматларына караганда,  200 квадрат метр чамасы мәйданда түбәне җил куптарган. Аны төзәтү Лениногорск районы башкарма комитеты контролендә булачак.




Фото: chuprale-online.ru, ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188663/

Комментарийлар