Логотип «Мәйдан» журналы

Чистайны төзекләндерүгә 38 миллион доллар тотылачак

Яңа үсеш банкы Чистай шәһәрендә "Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерү" проектын раслады.Бу хакта БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Кам...

Яңа үсеш банкы Чистай шәһәрендә "Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерү" проектын раслады.
Бу хакта БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Президентының Шанхайга эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов проектны хуплаулары өчен Каматх әфәндегә рәхмәт белдерде һәм Чистай шәһәренең уникаль тарихи-мәдәни үзәк булуын ассызыклады. "Бу бик лаеклы проект", - диде ул.
view_675566_1032086 Фото: http://chistopol.tatarstan.ru
Әлеге проект нигезендә Чистайда гаять күләмле төзекләндерү-реставрация эшләре, музейлар оештыру, пассажирлар пристанен төзекләндерү планлаштырыла. Проектны 2018-2025 елларда гамәлгә ашыру карала.
"Бүген БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы идарә директорлары советы утырышы кысаларында Россия Федерациясенең кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерүгә гаризасы расланды. Барлыгы заявкада 9 Россия шәһәре бар. Финанслауның гомуми күләме - 220 млн. доллардан артык. Күпчелеге Чистай шәһәренә юнәлдереләчәк - 38 млн. доллар. Әлеге акчалар Чистай дәүләт музей-тыюлыгында уннан артык музей-күргәзмә объектларын булдыру, музей территориясендәге 30дан артык объектны төзекләндерүгә бара". - диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев.
 
ТР Президенты матбугат хезмәте.

Комментарийлар